Казанда марафон вакытында берничә автобусның хәрәкәт итү схемалары үзгәрәчәк
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Берничә автобус һәм троллейбус Казан марафонына әзерлек һәм аны үткәрү вакытында хәрәкәт маршрутларын өлешчә үзгәртәчәк. Вакытлы үзгәрешләр 10 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы шул ук максат белән шәһәрдә берничә Үзәк урам ябылачагы турында хәбәр иткән иде. Алар буенча йөрүче автобуслар 6, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а номерлы, 37, 43, 54, 74, 89 2 һәм 7 номерлы троллейбуслар да яңа схема буенча хәрәкәт итәчәк. Үзгәрешләр белән тулырак биредә танышырга мөмкин. Казан марафоны Үзәк стадионда 7.00 сәгатьтә башлана.