Ольга Павлова Татарстанда физкультура укытучылары өчен бәйге булдырырга тәкъдим итте
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Балалар спорты» федераль проекты координаторы, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова «Партия лигасы» дискуссия клубында Татарстанда физик культура укытучылары өчен яңа бәйге булдыру инициативасы белән чыгыш ясады.
«Мин әлеге һөнәрнең абруе турында үз чыгышларымда бер генә кабатламадым. Кызганыч, „Ел укытучысы“ Бөтенроссия бәйгесендә физкультура укытучысы җиңәр дип өметләнергә генә кара. Әлегә мондый хәл булганы юк. Ә безнең новаторларны, һөнәренең үз осталарын йөзгә танып белсеннәр иде. Татарстанны пилот төбәк итеп, физик культура укытучылары өчен яңа бәйге оештырырга тәкъдим итәм», — диде парламентарий.
Аның сүзләренчә, бу һөнәрне популярлаштыру тәҗрибәсе бар инде. Мәсәлән, WorldSkills хәрәкәтендә «Физик культура укытучысы» номинациясе уздыру.
Шулай ук Ольга Павлова Россиянең Фән һәм югары белем министрлыгында аерым структура булдыру кирәклеген дә әйтте. Ул гомуми белем бирү мәктәпләрендә физик тәрбия бирүне тормышка ашыру өчен җавап бирергә тиеш.
«Физик культура укытучыларының республика методик берләшмәсе булмау да аңлашылмый. Татарстанда мондый тәҗрибә булган иде. Әлеге методик берләшмә иң яхшы практика һәм методикалар мәйданчыгы булыр дип ышанам», — диде Ольга Павлова.