Дәүләт Думасы депутаты физкультура буенча мәктәп программасын үзгәртүне хуплады
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Россия Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов физкультура буенча мәктәп программасын үзгәртү тәкъдимен хуплады.
«Партия лигасы» дискуссия клубы утырышында физик культура һәм спорт законнарына үзгәрешләр кертү буенча Дәүләт Думасы эксперты Ринат Абзалов Мәгарифтәге проблемалы моментлар турында сөйләде.
«Физкультура белән шөгыльләнүнең төп максаты — киләчәк буында физик культура булдыру. Бу сәламәтлек нигезе булып тора. Соңгы елларда физкультурада кайбер авырлыклар күзәтелә. Әмма моның объектив сәбәбе бар — дәресләр саны кими», — диде ул. Аның фикеренчә, укучыларның фәнгә кызыксынуы кимү дә моңа сәбәп булып тора.
«Укучылар физкультура белән шөгыльләнергә теләми, чөнки уку программасының һәр бүлегендә нормалар бар. Әмма бу нормаларны сыйныфтагы берничә укучыдан башка балалар эшли алмый. Моннан тыш, элек педагоглар икеләтә хезмәт хакы өчен физкультура укытучылары булып эшләргә тели иде, ә хәзер хезмәт хакы түбән», — диде Абзалов.
Тәкъдимнәрне тыңлагач, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов укытучыны хуплавын белдерде, чөнки ул атаган проблемалар ишетелергә тиеш.
«Һәр сүз белән килешәм. Бездә куелган билгеләр буенча сез тулысынча хаклы. Безнең балалар төрле. Ни өчен без шундук „Физкультурадан икеле, өчле ала дибез“. Безгә бу тәкъдимнәргә әйләнеп кайтырга кирәк. Чара нәтиҗәләре буенча беркетмә ясаячакбыз һәм бу эшкә министрлыкларны җәлеп итәчәкбез», — дип йомгаклады ул.