Түбән Камада алдынгы укытучыларны бүләкләделәр
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың Халык иҗаты йортында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана үтте. Укытучыларны бәйрәм белән котларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин килде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Тантанада алдынгы педагоглар катнашты, алар арасында атказанган ветераннар да, яшь хезмәткәрләр дә бар иде. Кунакларны Түбән Кама өстәмә белем бирү учреждениеләре вәкилләре һәм иҗат коллективлары музыкаль номерлар белән котлады. «Сезнең һөнәри бәйрәмегез халык бәйрәменә әверелде, чөнки һәркемнең тормышта чын ярдәмче булган үз укытучысы, остазы бар. Сезнең эшнең төп нәтиҗәсе — төрле яклап гармонияле шәхес формалаштыру». — диде Айдар Метшин. Түбән Каманың 12 педагогына «Россия Федерациясенең Мактаулы тәрбия һәм белем бирү хезмәткәре» күкрәк билгесе тапшырылды. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр арасында — Түбән Кама муниципаль районы укытучылары һәм тәрбиячеләре, мәктәп һәм балалар бакчаларының башка хезмәткәрләре. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы премиясенә мәгариф өлкәсендәге район конкурсында җиңүчеләр дә бүләкләр алды. «Ел ачышы» номинациясендә җиңүче булып, 27нче мәктәпнең музыка укытучысы Юлия Салдыбаева танылды. 24 нче лицей-интернатның информатика укытучысы Марина Шарыгина «Ел укытучысы» дип танылды, иң яхшы педагог-психолог — 7нче мәктәптән Оксана Александрова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары арасында бернчелекне 28нче мәктәптән Фәйрүзә Шәйхетдинова алды. Быел директор урынбасары арасында иң яхшысы — 28нче мәктәптән Наталья Колчина, иң яхшы туган тел укытучысы — 35нче лицейдан Галиева Гөлнар. Авыл укытучылары арасында иң яхшылардан булып, Кызыл Чишмә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Айгөл Федосеева танылды.