Казан зоопаркын төзекләндерү өчен 480 миллион сум чамасы акча бүлеп бирәчәкләр
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Казанда киләсе елның март ахырына кадәр зоопаркны төзекләндерәчәкләр. Аның өчен 480 млн сумга якын акча сарыф ителәчәк. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. «Казан шәһәрендә зоопаркны реконструкцияләү» объекты буенча төзелеш-монтаж һәм башка эшләрне башкару, җиһазлар урнаштыру һәм монтажлау. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 479 799 090 сумны тәшкил итә, — диелә документта. Хайваннар өчен эчке (кышкы) һәм тышкы вольерлар оештырылачак. Анда инженерлык челтәрләрен, электр, видеокүзәтү һәм яшеннән саклау системаларын үткәрәчәкләр. Фил, жираф, маймыл, арыслан, бегемот, мөгезборын һәм башка хайваннар өчен вольерлар булачак. Барлык эшләр дә зоопаркның яңа территориясендә үткәреләчәк. «Хайваннарның яшәү сыйфатын яхшырту өчен зоопарк эшчәнлеге вакытында ачыкланган искәрмәләрне бетерү буенча өстәмә эшләр башкарылачак», — диделәр Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсендә.