Азнакайда капиталь ремонттан соң «Алтынчәч» балалар бакчасы ачылды
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», «Маяк» , Резеда Шәрипова). 6 октябрьдә шәһәрнең «Алтынчәч» 10нчы балалар бакчасы капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Әлеге тантаналы чарада катнашып, муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең котлауларын һәм әлеге эштә көч куючыларга рәхмәтләрен җиткерде. «Республика, муниципаль программалар нигезендә һәм „Татнефть“ җәмгыятенең зур ярдәме белән биредә барлыгы 13 млн сумлык ремонт эшләре башкарылды. Подрядчы оешма, бакча коллективы һәм әти-әниләр янып-көеп йөрделәр. „Алтынчәч“ татар балалар бакчасы булуы белән дә аерылып тора. Эшегездә уңышлар, туган телен, туган җирен яратучы балалар тәрбияләвегезне телим. Без туган телебезне, гореф-гадәтләребезне онытырга тиеш түгел», — диде ул. «Алтынчәч» балалар бакчасы узган ел республика бәйгесендә җиңеп, «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына ия булды. Биредә татар һәм рус телләрендә белем һәм тәрбия бирелә. Бакчага башка милләт балалары да яратып йөриләр. «Бинабыз бик таушалган иде. Рәхмәт республикабыз, район, „Татнефть“ җәмгыяте җитәкчеләренә, хәзер бөтен җиребез балкып тора. Подрядчы оешма да үз эшенә бик җаваплы карады. Яшь кенә булса да, җитәкчесе Марсель Гафиятуллин күп кенә матур идеялар бирде, акча җитми дип тормадылар, үзләреннән дә ремонтка өлеш керттеләр», — диде балалар бакчасы мөдире Зилә Җәләева. «Республика программасы буенча быел районда 42 млн сумга 3 балалар бакчасы төзекләндерелде. Өстәмә төзекләндерү эшләренә „Татнефть“ җәмгыяте 15 млн сум акча бүлеп бирде», — ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева. «Алтынчәч»кә 141 бала йөри. Биредә 6 төркем бар. Нәниләр кунакларны үзләренең җырлары, шигырьләре белән каршы алдылар. Мондый матур үзгәрешләргә бар да шат.