Белозеров Песошинга Куйбышев тимер юлларының яңа җитәкчесен тәкъдим итте
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Куйбышев тимер юллары җитәкчесен тәкъдим итүдә катнашты. Чара видеоконференция режимында узды. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе — генераль директор Олег Белозеров Куйбышев тимер юллары җитәкчесе итеп Вячеслав Дмитриевның билгеләнүен әйтте. Ул 2018 елның мартыннан Россия тимер юллары филиалы — Куйбышев тимер юлында баш инженер вазифасында булган.
«Вячеслав Дмитриев җирле үзенчәлекләрне белә, үзен профессиональ, акыллы һәм җаваплы җитәкче буларак күрсәтте», — диде Белозеров. Куйбышев тимер юлы югары планканы тотар һәм алга таба үсәр дип саный, ул.
Олег Белозеров Директорлар советының Рәшит Сайбатталовны генераль директор урынбасары — Хәрәкәт белән идарә итү үзәк дирекциясе җитәкчесе вазифасына билгеләвен дә әйтте.
«Төбәктәге тармак проблемаларын аңлау киләчәккә бер адым булыр дип ышанам», — диде Белозеров Сайбатталовка мөрәҗәгать итеп.
Алексей Песошин Татарстан һәм Россия тимер юллары башкарган уртак эш өчен рәхмәт белдерде, алга таба уңышлар теләде.