Чаллыда танылган балалар хирургы вафат булган
(Чаллы, 6 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстанның атказанган табибы, уролог, балалар хирургы Минхәбир Шәйдуллин 78 яшендә вафат булды.
Минхәбир Шәйдуллин 49 ел медицина өлкәсендә эшләде. Ул Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, күп еллар дәвамында 2 нче номерлы күп профильле балалар хастаханәсенең хирургия бүлеген җитәкләде, шәһәрнең баш балалар хирургы булды. Соңгы сигез елда ул «ТАНАР» гаилә клиникасында уролог һәм балалар хирургы булып эшләде.
Хезмәттәшләре әйтүенчә, Минхәбир Сөнгатович тормышта да, эштә дә үзенә һәм пациентларга карата намуслы булган.