Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Бездә үзара салым акчасын бирми калучылар юк — «Ватаным Татарстан»

0

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Гөлсинә Хәбибуллина). Килешәсездер: соңгы берничә елда авылларда шактый зур үзгәрешләр булды. Хөкүмәт программалары нигезендә төзелгән, яңартылган биналар күзгә күренеп арта, алар авылларга икенче сулыш бирде. Әлеге биналарның бер тирәдә булуы исә авыл үзәкләрен заманчалаштыра да куя.

Балтач районының Борнак авылында да шундый хәл: өр-яңа мәктәп-бакча, капиталь ремонттан соң клуб, җирле үзидарә биналары, төзекләндерелгән мәчет, яңа  урынга күчереп салынган, яңартылган һәйкәл…

Бөтенесе матурлап, заманча коймалар белән әйләндереп алынган. 2018 елда яңартылган Яңгул –Борнак арасындагы юлдан башлап, һәр бинага бара, керә торган юллар асфальт… Матур, төзек, чиста. Элек мондый үзәк Ор авылында, якташлары, элекке элемтә министры Ринат Җәләлов тырышлыгы белән булдырылса (Ор ничә еллар бердәнбер булып, бик күп авылларны кызыктырып, көнләштереп яшәде), бүген шундый авылларның арта баруы сөендерә.

Әйткәнемчә, бу матур башлангычларның күбесе, әгәр хөкүмәт программалары булмаса, хыял булып кына калыр иде. Аларның чынбарлыкка әйләнүендә урындагы җитәкчеләр, коллективлар, авыл халкының тырышлыгын да бәяләми калып булмый. Әлеге төзелешләрнең барысына да (тирә-юньнәрен тәртипләү, коймалатып алу ише «вак-төяк» кенә булып күренгән ярдәмнәрне санап чыгарга шактый вакыт кирәк булдыр иде) «Борнак» хуҗалыгының саллы матди булышлыгы кергән. Әле боларга зиратка бару юлына таш салдыру, аны заманча итеп коймалатып алу, ташландык урынын чистартып, зур агачларын кистерү, Ишми ишан каберен тәртипкә китерү, истәлек ташы куйдыру кебек эшләрне дә өстәргә кирәк. Мондый ярдәмнәрнең Борнакка гына түгел, башка авылларга да күрсәтелүен дә истә тотасы бар.

— Хуҗалык идарәсе ярдәменнән башка авыл җирлекләрендә эш бармас иде, без, шөкер, аңлашып, килешеп эшлибез. Нинди генә сорау булса да, хәл итәргә тырышалар, — ди авыл җирлеге башлыгы Шамил Хәбибуллин. — Үзара салым программасы да бик вакытлы һәм кирәкле әйбер булды. Сугышта һәлак булган якташларга куелган һәйкәлне күчерү чыгымнарын җирле үзидарә күтәрсә, авыллар эчендәге башка бик күп яхшы яңалыкларны авылдашлар тырышлыгы — үзара салым акчасы ярдәмендә башкардык. Борнакта гына түгел, җирле үзидарәгә караган башка авылларда да шактый эшләнде. Гаделлек булсын өчен без башта ук һәр авылның җыелган үз акчасын (хөкүмәт өстәгән сумма белән) үзләренә тоттык. Үзара салым акчасы һәм ЩПС программасы нигезендә бездә авыллардагы барлык урамнар тәртипкә китерелде инде. Халык бездә үзара салымны бик аңлап кабул итте. Алдагы елларда ул һәркемнән 400 — 500 сум җыйналса, дүрткә тапкырланып кире кайткач, зур сумма булачагын һәм аларның авыл өчен бик тә кирәкле эшләргә тотыласын аңлагач, ике ел инде 700әр сум җыйдык. Бездә беркем дә бу акчаны бирмичә калмый, Борнакта яшәүчеләр үзләре җирле үзидарәгә китерә, башка авылларга барып җыябыз. Бу акчага юллар, су башнялары, гидрантлар, колонкалар, Иске Торҗа һәм Карык-Сермада сугышта һәлак булган якташларга һәйкәл-обелисклар эшләнде… Нәтиҗәләр күз алдында булгач, халык та каршы килми, аңлаганнары өчен без аларга бик рәхмәтле. Шулай ук безнең барлык башлангычларны аңлап кабул иткән, матди яктан бөтен төзелеш-ремонт эшләренә, үткәрелгән барлык чараларга даими зур ярдәм күрсәтеп килгән «Борнак» хуҗалыгы идарәсенә дә рәхмәттән башка сүз юк. Алга таба да аңлашып, бергә-бергә яшәргә, эшләргә язсын. Хөкүмәт программалары да, үзара салым программасы да дәвамлы булсын, авылларны матурлаган саен матурлыйсы, яхшырткан саен яхшыртасы килә…






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

В Москве открылись сезонные ярмарки выходного дня — Собянин


Спорт в России и мире
Москва

Команда подмосковного главка Росгвардии заняла призовое место на чемпионате Центрального округа по стрельбе из боевого ручного стрелкового оружия


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Ига Свёнтек

Свёнтек: я чувствую, что с каждым годом получаю всё большую поддержку


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

На площадке МВЦ «Казань Экспо» открылся XVIII Российский венчурный форум





Путин в России и мире
Москва

Путин поручил сократить время пути поездов от Москвы до Черноморья до 16 часов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск не исключает попыток оппозиции оторвать часть территории Белоруссии в пользу НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Баста

"Новосибирск, бро, за всё прости": концерт Басты на "Сибирь-Арене" собрал аншлаг



Москва

Филиалы МОККВД изменят график работы в праздничные дни

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net