Тубыл татарлары тарихы турында яңа китап чыкты
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Тарихчы Гөлсифа Бакиеваның Тубыл татарларына багышланган «Сибирские татары города Тобольска» дигән яңа китабы дөнья күргән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Автор сүзләренчә, Себер татарлары элек-электән цивилизацияле халык, үз дәүләтчелеге булган, шәһәрләр төзегән һәм күрше дәүләтләр белән актив элемтәдә булган. Аларның шәһәрләре аша борынгы кәрван юллары узган, шуның нәтиҗәсендә мех, кием-салым, балык, йон, металл һ.б. товарлар белән сәүдә иткәннәр.
Археологлар борынгы заманнардан ук сәүдәнең үсеш алуы хакында сөйли торган балчыктан ясалган, игенчелек, зәркән әйберләре, металлдан ясалган эш кораллары, гарәп тәңкәләре, Кытайда эшләнгән пыяла һәм фарфор савыт-саба тапкан. Себер татарларының традицион хуҗалыгы терлекчелек, игенчелек, аучылык, балыкчылыкны үз эченә алган. Алар арасында күн эше, бәйләү һәм чигү, тукучылык киң таралган.
Үзенчәлекле фольклор жанры Себер татарларының рухи мирасы булып тора, диелә бу хәбәрдә.