Алабуга госпитале җитәкчесе Covid-19 вазгыятен шәрехләде
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Алабуга госпиталендә коронавирустан 83 пациент дәвалана. Пандемия башланганнан алып, хастаханәгә 798 кеше китерелгән, шуларның 24е вафат булган. Бу хакта Алабуга районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Көн саен уртача егерме кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. «Авыру яшьләргә дә кагылды», — диде ковид госпитале җитәкчесе Азат Гайсин. Табиб сүзләренчә, медицина персоналына йөкләнеш арткан. Күрше районнардан — Әгерҗе, Менделеевск һәм Мамадыштан пациентлар алып киләләр. Кергән һәр кешегә томография үткәрелә. Коронавируслы пациентларның авыруы төрлечә бара, дип аныклады Азат Гайсин. Пациентларның бер өлешендә — коронавирусның бик авыр формасы. Табиблар җәмгатьчелек урыннарында битлек киеп йөрергә, кибетләрдә булганнан соң кулларны эшкәртергә һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән 1,5-2 метр араны сакларга киңәш итте.