Минзәләдә оешмалар арасында үткәрелгән спартакиада җиңүчеләре билгеле булды
(Минзәлә, 3 октябрь, «Татар-информ», « Минзәлә-информ », Илшат Вагыйзов). Минзәлә шәһәренең Ленин исемендәге үзәк стадионда оешмалар арасында ТАССРның 100 еллыгына багышланган спартакиада үткәрелде. Ярышта Минзәлә мәктәп-интернаты 3 урынны яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Үз көчләрен сынарга килгән спортсменнарны сәламлап, район яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин: — Сезне быел озакка сузылган үзизоляция чорыннан соң тәүге тапкыр үткәрелә торган ярышта күрергә шатмын, — дип билгеләп үтте һәм күптән түгел Самара шәһәрендә узган триатлон ярышында уңышлы чыгыш ясаган Минзәлә командасы вәкилләре Анна Титова, Евгений Петров, Алмаз Мухамаевны, аларның тренерлары Сергей Титовны бүләкләде. Баш хөкемдар Рәмзил Бәдриев ярышның бар шартларын аңлаткач, тикшерү изоляторы, мәктәп-интернат, педагогика көллияте, медицина училищесы, авыл хуҗалыгы техникумы командалары йөгерештә, масс-рестлингта, граната атуда һәм эстафетада көч сынашты. Нәтиҗәдә Минзәлә педагогика көллияте 1 урынны, 4нче тикшерү изоляторы 2 урынны, ә Минзәлә мәктәп-интернаты 3 урынны яулады һәм кубокларга лаек булдылар. Шулай ук һәр спорт төрендә иң югары күрсәткечләргә ирешкән катнашучыларны да диплом һәм медальләр белән билгеләп үттеләр.