Октябрьдә Казан парковкалары элеккеге эш режимына күчә
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). 18 октябрьдә Казан муниципаль парковкалары элеккеге эш режимына күчә. Алар эш көннәрендә һәм шимбә 7.00-21.00 сәгатьләрдә түләүле булачак. Бу турыда Татарстан башкаласы Башкарма комитеты карарында хәбәр ителә. «Казанда түләүле муниципаль парковкалар тәүлек буе эшләү режимына күчә. Эш көннәрендә 07.0-18.00 сәгатьләрдә стоянкага машина кую түләүле, ә 18.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәр эш көннәрендә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә бушлай булачак», диелгән документта. Автомобиль йөртүчеләр теләсә кайсы көнне, шулай ук якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә машиналарын стоянкада 15 минутка бушлай калдыра ала. Машина кую урыннары өчен йомшартулар вакытлыча иде. Аларны бизнес вәкилләре үтенече буенча Башкарма комитет керткән иде.