Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

«Татар-информ» ветеран хезмәткәрләрен Өлкәннәр көне хөрмәтенә бәйрәмгә чакырды

0
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ветеран хезмәткәрләрен Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәмгә чакырды. «Татар-информ» быел 30 еллык юбилеен уздыра. Ул республика тормышында бик зур роль уйнаучы мәгълүмат агентлыгы. 30 ел буе зур эшләр эшләгән, авыр вакытларда да республика тормышын, хакимият органнары эшен яктырткан. Ә зур эшләр артында кеше тора. Үткәнне, эшләгән кешеләрнең кадерен белергә кирәк», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков. Ул ветераннар белән һәрвакыт элемтәдә тору әһәмиятен искәртте. Алга таба да шушындый очрашуларны традициягә кертергә кирәклеген әйтте. «Үзебез дә, кайчан да булса пенсиягә чыккач, яшь буыннар кунакка чакырыр дип өметләнәбез», — дигән теләктә калды. Бәйрәм кунакларының берсе — Маһирә Миңнуллина. Казан дәүләт университетын 1969 елда тәмамлаган. Озак еллар Язучылар берлегендә эшләгәч, 1991 елдан «Татар-информ» агентлыгында эшли башлый һәм 2009 елга кадәр хезмәт куя. «Бердәмлек» редакциясе баш редакторы урынбасары була. «Татар-информ» ул вакытта иганәчеләр ярдәме белән эшләде, җиде газета чыгып килде. Төрле төбәкләрдән хәбәрчеләр белән элемтә тыгыз иде. Унбер төбәктән штаттагы һәм штаттан тыш хәбәрчеләр күп иде. Көн саен алар үзләре элемтәгә чыга иде», — дип искә алды Маһирә апа. Әлфия Миңнуллина «Татар-информ» агентлыгына 1997 елда килгәнен әйтте. «Татар-иле» газетасында Альберт Тәһавиевтә эшләдем. Гомәр Хәмзинович (Богдалов — «Татар-информ» иск.) белән икесен журналистикада үземнең укытучыларым дип саныйм. Миңа бик күп әйбер бирделәр. Маһирә апа белән чит төбәкләр белән элемтәләр тотучы «Бердәмлек» редакциясендә эшләдем», — диде. Ул «Интертат» электрон газетасына да «Татар-информ»да нигез салынганын искәртте. «Татар дөньясы» дигән беренче татар электрон газетасын чыгара идек. Татар телендә латин графикасы белән чыкты. 300 даими укучысы хәбәрләрен җибәреп, безгә хат язып торды. Аннары «Интертат»ка әверелде. «Татар-информ» агентлыгы алга таба да бөтен дөнья татар халкына хезмәт итсен, мәгълүмат белән тәэмин итеп барсын иде», — диде Әлфия Миңнуллина.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net