Казанда ир-ат үз анасын үтергән
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Казанда ир-ат үз анасын үтергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булды. Гадәттән тыш хәл бүген көндез Лаврентьев урамындагы йортларның берсендә булган. 35 яшьлек ир-ат 61 яшьлек анасын үтергән. Агентлыкка билгеле булганча, хокук саклаучылар ир-атны тоткарлаган.