(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Якшәмбе Татарстанда салкынайтачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Ике атна дәвамында Татарстан территориясендә һава торышын антициклон билгели, шуңа республикада явым-төшемсез һава торышы һәм 20-21 градус җылы булачак. Хәзер уртача һава температурасы 3-6 градуска нормадан артык, дип хәбәр итә синоптиклар. Шимбә, 3 октябрьдә дә шундый ук һава торышы булачак. Әмма якшәмбедән һава агымы төньяк һәм төньяк-көнчыгыш юнәлешне ала һәм һава температурасы төшәчәк. Төнлә һава температурасы 2-7 градус җылы, ә көндез – 9-14 градус җылы булачак. Явым-төшем элеккечә көтелми. Дүшәмбе, 5 октябрьдә, республика территориясендә һава торышын төньяктан килгән чираттагы антициклон билгеләячәк. Төнлә һава температурасы -4 градустан +5 градуска кадәр булачак, ә көндез 9-14 градуска кадәр күтәреләчәк. 6 октябрьдә бераз яңгыр яварга мөмкин, ә 7 октябрьдә республика болытлы һәм яңгырлы атмосфера фронты йогынтысы зонасында булачак. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, шимбә Татарстанда томан һәм кырау төшәргә мөмкин.