Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Саба районы кооперативы сугым цехын төзүгә һәм яңартуга 30 миллион сум грант алган

0
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Саба районының «Умырзая» эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы республика территориясендә 2009 елдан бирле эшчәнлек алып бара. Кооператив сугым цехын төзүгә һәм модернизацияләүгә 30 миллион 520 мең сум күләмендә грант алды.Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Кооператив грантны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча алган. Грант акчасына терлек чалу линиясен һәм үзебезнең илдә җитештерелгән суыткыч җиһазларын сатып алганнар. Цех 6 ай эчендә төзелгән. «Без кооператив әгъзаларына ярдәм итәргә тырышабыз. Әйтик, алардан чималны отышлы бәядән сатып алабыз. Хәләл технология буенча терлек чалабыз, суытабыз һәм аннан республиканың төрле районнарына һәм башка төбәкләргә озатабыз. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе компанияләре белән хезмәттәшлек итәбез. Продукцияне Ижевскига, Реутовога, үзебезнең төбәкләр буенча җибәрәбез», — дип сөйли «Умырзая» эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Рамил Гарипов. Шул ук елны алар сменага 24 баш терлек чалу куәте булган җитештерү цехын эшләтеп җибәргәннәр һәм сөяктән ит аеру цехы төзегәннәр. Айга уртача 500-600 баш терлек эшкәртелә. 2018 елда предприятиедә 526 тонна ит җитештерелгән, 2019 елда 1218 тоннага җиткән. Кооператив программада катнашуны дәвам итәргә уйлый. Предприятие ит эшкәртү цехы төзергә һәм җитештерү процессына казылык эшләнмәләре һәм ярымфабрикатлар чыгаруны кертергә планлаштыра. «Безнең кебек зур булмаган авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен дәүләт ярдәме бик мөһим. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы нык ярдәм итә. Ярдәм программалары аркасында без, эшчәнлек өлкәсен киңәйтеп, яңа юнәлешләр ача алдык. Бу безнең яңа планнарыбызны тормышка ашыруга ышаныч өсти», — ди Рамил Гарипов.  





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net