Бу атнада Казан паркларында фонтаннарны туктатачаклар
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдән Казан паркларында һәм скверларында фонтаннар кышка туктатыла. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Корылмаларда суны кудыру, чистарту һәм кышка әзерлек эшләре бара», — диелә хәбәрдә.
Фонтаннар Горький исемендәге һәм һәм «Крылья Советов» паркларында, Лядской бакчасында, Горки-Әмәт урманында, К. Тинчурин скверында, Кабан күле яр буенда һәм «Ак чәчәкләр» бульварында эшләүдән туктаячак.