Яшел Үзәннең Серго исемендәге заводында эш урыннары тәкъдим ителә
(Яшел Үзән, 29 сентябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән» ). Яшел Үзәннең Карамалы Тау авылы халкын Серго исемендәге завод вәкилләре белән очрашуга чакыралар. Ул җирле мәдәният йортында 29 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә була. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Килүчеләр предприятиенең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре белән әңгәмә үтә, эш бирүчегә үз кандидатурасын тәкъдим итә, ирекле эш урыннары турында мәгълүмат белән таныша алачак.
Җитештерү күләме арту сәбәпле, предприятиегә химия производствосына, слесарь, химия производствосы контролеры, травильщик, транспортировка ясаучы, штамповщик, гальваник, йөк ташучы кирәк була.
Предприятие үз вакытында хезмәт хакы, тулы социаль пакет, эш урынында укыту, бушлай автобус китерүне гарантияли.