Әлмәт мәдәният хезмәткәрләре Беренче каналда «Могҗизалар кыры» тапшыруында катнашты
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Әлмәтнең Мәдәният йорты директоры Валерий Саматов һәм шул ук мәдәният йорты солисты Людмила Кувшинова Беренче каналда «Могҗизалар кыры» тапшыруында катнашты. Бу турыда мәдәният йортының Инстаграм аккаунтында хәбәр ителә.
Әлмәтлеләр «Могҗизалы кыры» тапшыруында Татарстанны тәкъдим иткән. Шулай ук алар тамашаны алып баручы Леонид Якубович белән фотога төшкән.
Уен нәтиҗәләрен 16 октябрьдә 19.40 сәгатьтә белеп булачак.