Татарстанда камераларны кеше йөзләрен тану системасы белән җиһазландыру ихтыяҗы бар
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда шәһәр камераларын кеше йөзләрен һәм дәүләт номерларын тану системасы белән җиһазландыру ихтыяҗы бар. Бу хакта республика Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Тулаем алганда, Татарстанда шәһәр видеокүзәтү системасын үстерү перспективасын караганда, без видеокамераларны интеллектуаль мөмкинлекләр белән тәэмин итү һәм аларны шәхесне идентификацияләү яки дәүләт номерларын тану мөмкинлеген исәпкә алып урнаштыруга ихтыяҗ барлыгын күрәбез», - диелә хәбәрдә. Әлмәт әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен беренче сынау зонасы булды. Анда NtechLab компаниясе системасын тест режимында эксплуатациялиләр. Бу системага җәмәгать урыннарында куелган 20 камера һәм күп фатирлы йортлардагы 20 җайланма тоташтырылган.