Сызраньда татарча диктант вакытында «Татар исемле халык бар» күргәзмәсе оештырганнар
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). 26 сентябрьдә Сызрань шәһәренең «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте һәм Сызрань китапханәсенең 18нче филиалы «Татарча диктант» акциясен оештырган. Биредә үк «Татар исемле халык бар» дигән күргәзмә дә булган. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.
Диктант текстын «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте җитәкчесе Гөлнара Гөлнара Дәүләтшина укыган.
«Татар исемле халык бар» дигән күргәзмәне Гөлсем Салихова оештырган. Анда милли ризыклар, киемнәр, матбугат чаралары, китаплар урнаштырылган.
«Ошбу бик тә файдалы һәм мөһим чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга олуг рахмәтләремне җиткерәсем килә. Аерым рәхмәтемне чарага чакыручы Хашия ханым Рафыйковага әйтәсем килә! Барчасына да Аллаһының рәхмәте яусын», — дип яза Сызрань шәһәренең Җәмигъ мәчете баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев.