Үзбәкстанда татарча диктант язучының иң яшенә — 4, иң өлкәненә — 81 яшь булган
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). 26 сентябрь көнне дөньякүләм «Татарча диктант» акциясенә Үзбәкстан республикасының Ташкент, Җизак, Янгиюл, Сәмәрканд, Бохара, Нәваи, Өргәнеч, Карши, Фирганә шәһәрләрендәге татар иҗтимагый-мәдәни үзәге активистлары кушылды. Биредә диктант язучының иң яшенә — 4, иң өлкәненә — 81 яшь булган. Бу хакта Татарстанның Үзбәкстандагы Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чара дөнья буйлап онлайн-режимда узды. Ташкент шәһәрендә диктантны Татарстанның Үзбәкстандагы Даими вәкиллегендә, барлык саклану чараларын кулланып, үткәргәннәр. Диктант язарга Ташкент шәһәренең татар мәдәни-агарту үзәге һәм Татар яшләре советы активистлары җыелган. Акциядә йөздән артык кеше катнашкан. «Татарча диктант» турындагы мәгълүматны алдан Татарстанның Үзбәкстандагы Даими вәкиллеге, Үзбәкстанның Россия белән хезмәттәшлек итү вәкиллеге, Ташкент шәһәренең иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге сайтларында һәм Үзбәкстанның үзәк мәгълүмати каналларында урнаштырганнар. Диктант нәтиҗәләре билгеле булганнан соң, катнашучыларның барысына да таныклык тапшырылачак.
Дөньякүләм акцияне «ТНВ-Планета» каналының Ташкент шәһәрендәге корпункты яктырткан, диелә хәбәрдә.