Әлеге минутларда Казанда «Тандем» сәүдә үзәген эвакуациялиләр
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Әлеге минутларда Казанда «Тандем» сәүдә үзәге янына махсус хезмәтләр килде, бинадагы кешеләрне эвакуациялиләр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте. Бирегә полиция хезмәткәрләре, кинологлар килгән. Парковкада янгын сүндерүчеләр, коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм машиналары бар.
Шаһитлар сүзләренчә, бинага шартлаткыч әйбер куелу турында шалтырату булуы ихтимал. Хәзер кибетләрне этләр белән кинологлар тикшерә.