Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Мәчетләрдәге татар теле курсларында татар халкы тарихы да укытылачак

0
Мәчетләрдәге татар теле курсларында татар халкы тарихы да укытылачак

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 1 октябрьдән Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары ачыла: яңа уку сезонында дәресләр 100 мәйданчыкта оештырылачак. Мәчетләр каршындагы курсларда татар халкы тарихы дәресләре дә биреләчәк. Бу хакта Россия Ислам университеты ректоры Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары башлануга багышланган матбугат очрашуында әйтте. «Без татар телен дин өлкәсенә кайтаруның әһәмиятен аңладык. Яшьләр „мин — мөселман“, дип әйтсәләр дә, татарлык читкә этәрелә барды. Теләүчеләр бихисап. Татар теле белән кызыксыну беренче планга чыкты. Россия законы нигезендә, мәчетләрдә курсларны уздырырга рөхсәт бар. Ислам дине нигезләре белән беррәттән татар халкы тарихы һәм татар теле дәресләрен керттек», — диде ул. Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, республиканың барлык шәһәрләрен һәм күпчелек район үзәкләрен колачлаган татар телен өйрәнү буенча мәчет каршындагы курслар быел нәзарәт тарафыннан дүртенче тапкыр үткәрелә. Курслар ТАССР оешуның 100 еллыгы һәм нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында уздырыла. «Татар телен өйрәнү әлифбага гына кайтып калырга тиеш түгел, татар әдәби телен өйрәнү дә күздә тотыла. Татар телен камилләштерү өчен, әдәби-рухи мирасыбызны да файдаланырбыз дип уйлыйм. Кол Галидән алып, Кол Шәрифкә кадәр тарих һәм әдәбият дини яктан өйрәнелмәде, шуңа күрә мәчетләр каршындагы курсларда шәкертләр рухи мирасыбызны яңа күзлектән чыгып өйрәнә башласалар, бик яхшы булыр иде», — ди ул. Ректор курсларның татар телен башлап өйрәнүчеләргә багышланганын билгеләп үтте. «Татар телен белү бик кирәк, чөнки татарча өйрәнмәгән имамны беркая да эшкә алмыйлар. Дәресләр атнага ике тапкыр узачак. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, аның дәвамлылыгы 6 ай тәшкил итәчәк. Дәресләрне үткәрү вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк», — диде ул. Мөхәммәтшин интенсив курс программасы татар теленең cөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгәнен әйтте. «Моннан тыш, теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү өчен өстәмә мөмкинлек каралган. Дәресләрне югары белемле филологлар, тәжрибәле татар теле укытучылары алып барачак», — диде ул.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: в Москве начался сезон фонтанов


Спорт в России и мире
Москва

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Ига Свёнтек

Свёнтек: я чувствую, что с каждым годом получаю всё большую поддержку


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Учения по ликвидации лесных пожаров прошли в Богородском округе





Путин в России и мире
Москва

Поездам прибавляют ходу // Как может сократиться время пути от Москвы до курортов на Черном море


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



НОПРИЗ

Подмосковные проекты победили в Международном профессиональном конкурсе НОПРИЗ на лучший проект – 2023



Москва

Искусственный успех: как блогеры-миллионеры на самом деле заработали состояние

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net