Казанның Яңа Савин районында складлар яна
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның Яңа Савин районында зур янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына янгынны күргән кешеләр хәбәр итте.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, биредә складлар яна.
Янгынның сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр бармы-юкмы икәнлеге турындагы мәгълүматка төгәллек кертелә.