Казанда кызлар командалары арасында волейбол буенча Россия кубогы ярымфиналы була
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда хатын-кызлар волейболы буенча Россия Кубогының ярымфиналы узачак. Ярышлар 30 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Волейбол үзәгендә була. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Казан спортчылары Чиләбенең «Динамо-Метар»ы һәм Мәскәү өлкәсенең «Заречье-Одинцово» командалары белән очраша. Җиңүче команда «Дүртлек финалы»на эләгәчәк. Кубокның йомгаклау этабы 19-20 декабрьдә Мәскәүдә «Матч Пойнт» спорт сараенда була.