Буада һөнәри белем бирүнең 80 еллыгына арт-объект ачылды
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Буада һөнәри белем бирүнең 80 еллыгына арт-объект ачылды. Бу уңайдан Буа ветеринария техникумы базасында ресурс үзәгендә тантаналы чара узды. Бу турыда «Знамя» газетасы яза. Арт-объект зур булмаган стеладан тора, анда «Профтех» һәм 80 дип язылган. Чарада төрле елларда укытучы булып эшләгән ветераннар катнашты. Кунакларга концерт программасы тәкъдим иттеләр, аннары үзәк буенча экскурсия үткәрделәр. Ветераннар шулай ук агачлар утырту акциясендә һәм арт-объектны ачуда катнашты. Чара азагында катнашучылар бергәләп фотога төште һәм чәй табыны янына җыелды.