«Вектор» вакцинасын клиник сынау тәмамлану вакыты билгеле булды
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). «Вектор» үзәгендә коронавируска каршы ясалган вакцинаның клиник сынау 28-30 сентябрьдә төгәлләнә. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең җитәкчесе Анна Поповага сылтама белән «Известия» хәбәр итә.
Аның мәгълүматлары буенча, клиник тикшеренүләрнең икенче этабы уңышлы уза.
«Вакцинаны үз теләкләре белән ясатучыларда клиник билгеләр, температура һәм ниндидер реакция юк», — диде ул.