Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан иҗат ителгән сәнгать әсәрләре күргәзмәсе ачылды

0
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан рәссамнарга бирелгән грантлар хисабына иҗат ителгән әсәрләр тамашачыга тәкъдим ителде. Күргәзмә Тинчурин театры фойесына урнаштырылган. Күргәзмәдә Наилә Кумысникованың «Алтын кош» күн мозаикасы, Рөстәм Шәмсутовның «Татар язучы тарихы» триптихы, Фәрит Вәлиуллин, Әнвәр Сәйфетдинов, Григорий Эйдинов, Марина Самакаева картиналары, Рөстәм Габбасовның «Рәссам», Древсянниковның «Габдулла Кариев» скульптур композицияләре урнашкан. «Бүген безнең бик истәлекле вакыйга — моннан нәкъ 100 ел элек биредә ТАССРның оештырылу съезды үткәрелгән. Бүген шул уңайдан Тинчурин театрында шушы елларны чагылдыра торган әсәр күрсәтелә», — диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин күргәзмәне ачып. Дамир Натфуллин ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан иҗатчыларга грантлар бирелгән булуын искәртеп узды. «Грантлар өч юнәлештә иде һәм суммасы — 5 млн. сум. Грантлар музыкаль, әдәби әсәрләр өчен һәм рәсем сәнгатенә бирелде», — диде ул. «Совет елларында иҗатчыларга дәүләт заказы бирелә, хәзер бу система китте. Безнең грант бирүебез — ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ясалган әсәрләр тарихта калсын иде. Бу төп максатларыбызның берсе иде. Грантка иҗат ителгән әсәрләр театрларга, редакцияләргә тәкъдим ителәчәк», — дип дәвам итте министр урынбасары. «Мин дәүләт заказы булган заманнар турында өлкән иҗатчылардан гына ишетеп белә идем. Узган ел шундый әйбер барлыгын ишеткәч, үзем дә катнаштым. Мин безнең авторларга бу яңа иҗатка этәргеч булыр дип уйлыйм», — диде композитор Эльмир Низамов. Ул бу грантлар хисабына иҗат ителгән әсәрләрдән озак еллар халкыбызга хезмәт итәр дигән теләк белдерде. «Мин музыкаль әсәрләр турында әйтәм — кайберләре бер уйналыр да онытылыр, ә кайберләре тарихка кереп калса һәм сәнгатебезне бизәсә — бу җиңү», — диде ул. Рәссам Фәрит Вәлиуллин мондый бәйгеләрнең кирәклеген, алар ярдәмендә республика тарихын яктырткан сәнгать әсәрләре иҗат итү мөмкинлеген ассызыклады. Язучы һәм «Мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон бу грантлар бәйгесенең киләчәге буласына өмет белдерде. ТАССРны гамәлгә куелган съезд булган тарихи көн уңаеннан Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» спектакле тәкъдим ителде. ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы белән театр фойесында әлеге тарихи көнгә бәйле документлар күргәзмәсе дә урнаштырылган. 





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net