Татарстанның иң яхшы юл-патруль хезмәте инспекторының исеме билгеле булды
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның иң яхшы юл-патруль хезмәте инспекторы исеменә Казан полициясе лейтенанты лаек булды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Иң яхшы автоинспектор исеме өчен республиканың төрле районнарыннан 15 полиция хезмәткәре көрәште. Хөкемдарлар конкурсантларны берьюлы берничә дисциплина буенча бәяләде — «Хокукый әзерлек», «Медицина әзерлеге», «Махсус оператив-техник чаралар» һәм «Юл хәрәкәтен җайга салу». Моннан тыш, полицейскийлар физик әзерлектә көч сынашты, шулай ук йөгерештә һәм күнегүләрдә чыдамлыкларын күрсәтте. Бу юлы барлык мактау пьедесталын Казан полицейскийлары алды. Ярышларның алтын медален һәм «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең иң яхшы юл-патруль хезмәте хезмәткәре» исемен полиция лейтенанты Ленар Шәязданов яулады. Пьедесталның икенче баскычына полиция өлкән лейтенанты Динар Ильясов күтәрелде. Бронза медальгә полиция өлкән лейтенанты Илшат Әхмәтов лаек булды.