Өйдә һәм хастаханәдә дәваланучыларга коронавирустан дарулар бушлай була
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа коронавирус инфекциясеннән «Авифавир» даруы өйдә һәм хастаханәдә дәваланучы татарстанлылар өчен мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) буенча каралган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.
«Бу препарат хастаханәгә салыначак кешеләр өчен, һичшиксез, түләүсез, һәм дәвалау ОМС кысаларында башкарылачак. Күпчелек төбәкләрдә Covid-19 белән амбулатор дәвалануда булган пациентлар да бу даруларны бушлай алырга тиеш», - дип аңлатты спикер.
Даруханәләрдә яңа коронавирус инфекциясеннән даруларга бәяне министрлык түгел, ә җитештерүчеләр һәм даруханә челтәрләре урнаштырачак, дип искәртте министр урынбасары.
Жаворонков Татарстанда авыруларны дәвалауда бу даруга карата табибларның дәгъвалары булмавын әйтте.
Исегезгә төшерәбез, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19 авыруыннан амбулатор дәвалау өчен фавипиравир нигезендә ике препаратны кулланырга рөхсәт итте.