Чаллы трассасында йөк машинасына бара торган килеш ут капкан
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Чаллы трассасында бара торган килеш ут капкан йөк машинасын сүндерү өчен янгын сүндерүчеләрне чакырганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте дип хәбәр итте. «Скания» йөк автомобиле М7 трассасы буйлап бара. Машина Катмыш авылы янында көтмәгәндә яна башлый. «Янгын чыгуның беренче сәбәбе — йөк машинасы механизмнарының ватык булуы. Машина йөртүче сәламәтлегенә зыян килмәгән», — диде агентлыкка Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.