Медицина хезмәткәрләре өчен русча-татарча сүзлек авторы Нил Хәлфиев вафат
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Сәламәтлек саклау тармагы ветераны Нил Габидинович Хәлфиев 80 яшендә вафат булды. Мәгълүматны Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында расладылар. Булачак табиб 1939 елның 1 ноябрендә ТАССРның Буа районы Түбән Наратбаш авылында туа. Нил Хәлфиев — Казан дәүләт медицина университетының ветераннар хәрәкәтенең актив әгъзасы, медицина өлкәсендәге бик күп алдынгы казанышлар, фәнни мәкаләләр, фәнни эшләнмәләр авторы, медицина фәннәре кандидаты.