Рөстәм Миңнеханов Сергей Аноприенкога «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары — Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Сергей Аноприенко белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Сергей Аноприенкога Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге — «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
«Урман ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану, урманнарны яңадан торгызу, урманчылыкларның матди-техник базасын ныгыту, урман тармагы өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре турында фикер алышынды», — диелә хәбәрдә.
2021 елда Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы белән идарә итү буенча беренче дәүләт органы оешуга 100 ел һәм Лубян урман-техник колледжы оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.
Бүген Сергей Аноприенко Балык Бистәсе районы территориясендә узачак «Урман утырту көне» табигатьне саклау акциясендә катнашачак.