Айгөл Бариева әтисе, күренекле артист Шамил Бариевны искә алу кичәсенә чакыра
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Җырчы Айгөл Бариева мәрхүм әтисе, артист Шамил Бариевны искә алу кичәсенә чакыра. Чара Саба районы мәдәният йортында була. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте. «Сезнең өчен бер яңалыгым бар. Быел әтиемә, Шамил Бариевка, 14 ноябрьдә, исән булса 70 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан, Аллаһы боерса, аның туган ягында, Сабада, матур гына искә алу кичәсен үткәрәбез. Әтием белән бергә үскән, укыган, эшләгән, укыткан шәкертләре, гомүмән якын булган кешеләрне чакырып калам», — дип яза ул. Айгөл Бариева истәлекләре, фотолар белән уртаклашасы килгән кешеләрне элемтәгә чыгарга чакыра. Искә алу кичәсе 14 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә башлана.