Алабуга пенсионерлары Өлкәннәр көненә азык-төлек җыелмалары алачак
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Алабугада Өлкәннәр ункөнлеге узачак. Декада, гадәттәгечә, мәгариф учреждениеләрендә бәйрәм концертлары белән башлана, аларга бюджет өлкәсе пенсионерлары, микрорайонның өлкән яшьтәге кешеләре чакырыла. Аларның барысы да котлаулар һәм азык-төлек җыелмалары алачак. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Яһүдина сүзләренчә, бүгенге көндә Алабуга районында 19 770 пенсионер яши. 6 277 кеше эшләгән предприятиеләр юк инде. Алар шәһәр башкарма комитетыннан 250 сумлык азык-төлек җыелмалары алачак. Шундый ук җыелмалар бюджет өлкәсендә хезмәт куйган пенсионерларга да биреләчәк.
«Азык-төлек җыелмалары шәһәр мәктәпләрендә биреләчәк.», — диде Лилия Яһүдина.
Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара 1 октябрьдә, 13.00 сәгатьтә Мәдәният йортында узачак.