Татарстанда 20 градуска кадәр җылытачак
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 сентябрьдә Татарстанда температура күтәрелү дәвам итәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохите күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, республика территориясендә явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һәм иртән кайбер җирләрдә томан төшәчәк.
Төнлә һава температурасы 0…+5 градус булачак. Урыны белән, аеруча республиканың көньягында һәм көнчыгышында –2 градус салкын булачак. Көндез 15-20 градус җылы булачак.
Алдарак «Татар-информ» Татарстанда атна уртасында әбиләр чуагы башланачак дип хәбәр иткән иде.