Башкорт опера театры солистлар авыру аркасында ике атнага спектакльләрен кичектерде
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Башкорт опера һәм балет театры барлык спектакльләрен дә ике атнага кичектереп торырга мәҗбүр булды. Бу чаралар опера һәм балет төркемнәрендәге солистларның авыруына бәйле. Бу хакта театрның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» агентлыгы яза. Шул ук вакытта театр үз эшчәнлеген тулысынча туктатмый, репетицияләр дәвам итә. Сентябрь ахырында булырга тиешле кайбер спектакльләрне шул ук билетлар белән октябрьдә карарга мөмкин булачак.