Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юллама онлайн күрсәтеләчәк
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара С. Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында узачак. Татарстан Дәүләт Советына юллама республика телеканалларында, шулай ук интернет челтәрендә онлайн күрсәтеләчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкнең социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләрен тәкъдим итәчәк. Онлайн-трансляциягә сылтама Рәсми Татарстан сайтының баш битендә булачак. Чара иртәгә, 24 сентябрьдә, иртәнге унда башлана.