Сергей Димитриев кабаттан Кукмара районы башлыгы итеп сайланды
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Сергей Димитриев кабаттан Кукмара районы башлыгы булып билгеләнде. Дүртенче чакырылыш районы советы утырышында депутатлар аның кандидатурасын бер тавыштан хуплады. Бу хакта Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. «Район башлыгы вазифасына соңгы алты елда муниципалитет белән идарә иткән Сергей Димитриев кандидатурасын Марат Җәббаров тәкъдим итте», — диделәр министрлыкта. — Аның урынбасары булып моңа кадәр район советы аппаратын җитәкләгән Резеда Гаянова билгеләнде». Утырышта катнашучылар Татарстан Президенты һәм муниципаль берәмлек органнарына депутатлар сайлауның йомгакларына да бәя бирде. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, сайлау нәтиҗәләре республиканың социаль-икътисади үсеш курсының дөрес булуын раслады.