Айдар Метшин Түбән Кама мэры итеп өченче срокка сайланды
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Айдар Метшин өченче тапкыр Түбән Кама мэры итеп сайланды. Ул шәһәр һәм районны 14 ел дәвамында җитәкли. Бу хакта муниципалитет администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без халык мөрәҗәгатьләренә нигезләнеп, үсешнең төп юнәлешләрен билгеләдек — алар транспорт проблемалары, сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, экология мәсьәләләрен алга таба хәл итү. Болар барысы да җайга салынган команда эше булган очракта хәл ителә», — диде ул яңартылган шәһәр Советының беренче сессиясендә.
«Мин Түбән Кама матуррак һәм яхшырак булсын, шәһәр бар кешегә яхшы тормыш өчен, кешеләр өчен булсын дип, сезнең белән бергә эшләячәкмен», — дип искәртте Метшин.
Сессиядә шулай ук Түбән Кама мэры урынбасарын ирекле нигездә сайладылар. Ул — җәмәгатьчелек һәм матбугат чаралары белән элемтә бүлеге башлыгы Марина Камелина. Мэр урынбасары итеп Тимур Гәрәев сайланды, ул территориаль иҗтимагый үзидарә советларына кураторлык итә.