Татарстан җитәкчелеге коронавирус чикләүләрен кабат кертү өчен сәбәп юк дип саный
(Казан, 23 сентябрь, Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан хакимияте халыкны яңа коронавирустан яклау өчен катгый чикләүләргә әйләнеп кайту зарурлыгын күрми. Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Бүгенге көндә бу җитди һәм катгый чараларга кире кайту кирәклеген күрмибез», — дип белдерде Галимова. Матбугат хезмәте башлыгы шулай ук Татарстанда Covid-19ның икенче дулкыны булырга мөмкинме, дигән сорауга да җавап бирде. Эпидемиологик вазгыятькә кагылышлы фаразлар — республика хакимиятләре хакимлегендә түгел, диде Галимова. Аларның бурычы — халыкны яклау өчен оператив эш итү. «Эпидемиологик вазгыятькә килгәндә, бүгенге көндә ул тотрыклы, ә иң мөһиме — ул контрольдә тотыла. Пандемия белән очрашканда алдарак үткәрелгән оператив һәм мобилизацион эш нәтиҗәсендә, безнең койка-урыннар запасы җитәрлек. Бүгенге көндә без Covid-19 диагнозлы пациентларны ничек дәваларга, теге яки бу бүлеккә илтеп җиткерү логистикасын ничек үткәрергә икәнен беләбез», — дип аңлатты Галимова. Оператив штаб элеккеге режимда эшли, аның эше йомшармады, дип ышандырды матбугат хезмәте җитәкчесе. Татарстан Президентына көн саен республикада эпидемиологик хәл турында хәбәр итәләр.