Санкт-Петербург экскурсоводының яңа китабына юкка чыккан мөселман топонимнары кергән
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның Милләтләр йортында туган якны өйрәнүче Альмира Таһирҗанованың «Көнчыгыш колоритлы Санкт-Петербург: шәһәр буйлап сәяхәт» дигән китабы тәкъдим ителәчәк. Автор бу китабына сакланып калган һәм юкка чыккан мөселман топонимнары турында да мәгълүмат туплаган. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Хезмәткә Санкт-Петербургның политехник университеты профессоры Ф. П. Кесаманлы һәм тарих фәннәре докторы Т. М. Смирнова рецензия язган. Бу китапта экскурсоводның унбиш еллык эш тәҗрибәсе, Петербург архивларында һәм РНБДА җыелган тикшеренү материаллары тупланган.
Бу хезмәттә кыскача тарихи белешмә (кереш), Санкт-Петербург татар-мөселман җәмгыяте тарихы турында очерклар һәм җәяүле маршрутлары күрсәтелә, сакланып калган һәм юкка чыккан мөселман топонимнары турында мәгълүмат бирелә. Аларның тарихи һәм бүгенге урыннарын күрсәтеп, табигый объектлар турында сөйләнә.
Альмира Таһирҗанова укучысын тарихи үзәк белән генә түгел, Иске һәм Яңа авыллар, Коломяга районы белән якыннан таныштыра. Санкт-Петербургтагы милли интеллигенциянең эшчәнлеге турында белү мөмкинлеге бирә.
Китап бик күп фотографияләр һәм рәсемнәр белән бизәлгән. Ул Көнчыгыш, Ислам дөньясы белән кызыксынучылар һәм шәһәребез тарихына битараф булмаган һәркемгә файдалы булачак.
Хезмәтне тәкъдим итү 24 сентябрь көнне 18.00 сәгатьтә була.