Баулыда шәһәр мэрын сайладылар
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Баулыда яңартылган шәһәр Советының беренче утырышы узды. Яшерен тавыш бирү юлы белән шәһәр мэры итеп Татарстанның Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин сайланды. Бу хакта «Хезмәткә дан» газетасы яза. Рамил Гатиятуллин шәһәр һәм районны 2014 елдан җитәкли, дип языла басмада. Утырышны шәһәр Советы депутаты Рим Әхмәтҗанов үткәрде. Шулай ук Баулы районы Советына шәһәр Советы вәкиле сайланды. Ул 3 нче номерлы сайлау округы депутаты Кәрим Корбанов булды. Аны ук шәһәр мэры урынбасары итеп сайладылар.
Моннан тыш, утырышта Баулы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде. Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары Лариса Хрисанова Баулы бюджетындагы үзгәрешләр турындагы доклад белән чыгыш ясады. Ул «Безнең ишегалды» программасына кертелгән күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауга 4,6 млн. сум, ә коеларны ремонтлауга 300 мең сум акча юнәлтергә тәкъдим итте.