Миңнеханов «Мостотрест» җитәкчесе белән юл инфраструктурасы үсеше турында фикерләште
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мостотрест» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.
«Рөстәм Миңнеханов һәм ПАО „Мостотрест“ генераль директоры Владимир Власов төбәкнең юл инфраструктурасын үстерү, берничә актуаль юнәлешләр буенча хезмәттәшлек турында фикер алышты», — диелә хәбәрдә.