Бакуда Хәсән Туфанның 120 еллыгына багышлап түгәрәк өстәл оештырганнар
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 18 сентябрьдә Азәрбайҗанның Баку шәһәрендә Россия мәгълүмати-мәдәни үзәге һәм «Туган тел» татар мәдәнияте республика җәмгыяте «XXI гасырда шагыйрь язучы Хәсән Туфан иҗатының актуальлеге» дип аталган түгәрәк өстәл уздырды. Ул татар әдәбияты классигы, шагыйрь Хәсән Туфанның 120 еллыгына багышланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Катнашучыларны «Туган тел» татар мәдәнияте республика җәмгыяте җитәкчесе Гөлҗан Мясоутова сәламләде, активистлар Рәисә Абдикеева, Рәфика Мамина, Әдилә Рахмушина, Мөнирә Алирзаева, Рәсим Мясоутов, Шамил Хәсәнҗанов, Биана Хәкимова, Земфира Әфиатулова катнашты. Хәсән Туфан иҗатын яратучылар авторның сугыш елларында язылган шигырьләрен һәм проза әсәрләрен искә төшерде. Очрашу ахырында җәмгыятьнең иң өлкән вәкиле Шамил Хәсәнҗановны 85 яшьлеге белән котладылар.