Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Ипи акчасы кая китә? - «Ватаным Татарстан» газетасы

0

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» ). Быел чираттагы муллык елы булды: иген-ашлык, алма-җиләк-җимеш, яшелчә-бәрәңге ишелеп уңды. Юк, ниндидер инвестицияләр, технологияләр сәбәп түгел муллыкка, табигать шартлары шулай килде. Ниндидер бер хикмәт белән алмагачлар алмасын күтәреп тора алмады: ботаклары терәү куюга карамастан сынып төште. Әмма алманың калганын да җыеп бетереп булмый. Печән каерылып үсте. Печән игүче хуҗалыклар сата алмый аны саклауга куйды. Арыш-бодай-арпа басуларында да шундый ук куәт сизелде. Муллык өскә авып төшәм дип тора. Үзкыйммәт кими мондый чакта, җитештерүчеләр күп сату хисабына, бәяләр төшсә дә, отышлы калалар. Базарның кагыйдәсе шундый: муллык бәяләрне түбәнгә өстери. Әмма Россия базарында ниндидер сәер һәм язылмаган кагыйдәләр хөкем сөрә. Базарлар шыплап тулган саен, бәяләр түшәмгә үрмәли бездә. Халыкның фәкыйрьлеген, сатып алу сәләте кимүен дә исәпкә алмыйлар. Соңгысы бит инде үзе генә дә бәяләр төшүгә сәбәп була ала. Россия базарында азык-төлек инфляциясенең тагын бер кызык ягы бар: бәяләр күпме генә үсмәсен, акча җитештерүче кесәсенә түгел, бөтенләй башка тарафларга юл тота. Бөртеклеләр уңышы шаккатырырлык бит быел. Җыелган ашлык бөтен фаразларны узып китеп 130 миллион тоннага җитәргә вәгъдә итә. Бодай гына да 82 миллион тонна булыр диләр. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бәяләрне шактый гына төшергән шуңа күрә. Карабодай 9,2 процентка арзанайган, арыш 2,7 процент бәясен югалткан. Арпа гына бераз кыйммәтләнгән. Әмма базар-кибет бәяләре дефляциянең ни икәнен дә белмиләр. Алар бары тик өскә генә күтәрелә. Күтәрелә дип кенә әйтү аз, сикерәләр. Росстат мәгълүматларына таянсак, ярмаларга һәм кузаклыларга кибет бәяләренең ел дәвамында 24,5 процентка, быелның гыйнвар – август айларында 20 процентка үсүен күрербез. Соңгы биш ел эчендә базарлар мондый күтәрелешне белмәгән. 2015 елгы матавыкта гына быелгыдан да зуррак бәя үсеше булган. Солыдан тартылган «Геркулес» әнә 2019 елның июле белән чагыштырганда 10 процентка кыйммәтләнеп, килосы 71 сумга җиткән. Тегермәнчеләр берлегендә (Российский союз мукомольных и крупяных предприятий) бәяләр үсешен доллар кыйммәтләнү белән аңлаталар икән. Янәсе, бөтреклеләр һәм ярма-он – экспортка бара торган товарлар. Шулай булгач аларны эчке базарда да кыйммәткәрәк сату уңайлы икән, имеш. Тик менә шундый үтемле товарның бәясе ник авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре файдасына үсми, ә арадашчылар кесәсен калынайтуга гына эшли дигән сорауга җавап юк. Үткән атнада Россия бодаеның экспорт бәясе, чынлап та, нык кына үсеп, тоннага 222 долларга җиткән икән шул. Сум да очсызлана. Авылдан түбән бәягә сатып алган ашлыкны зур табыш белән читкә озату өчен менә дигән форсат туган спекулянтларга. Кайбер белгечләр ярма бәясенең үсешен пандемия алдыннан базарда зур сорау пәйда булуы белән аңлатып азапланалар. Әйе, февральдә бер өянәк булды шул. Ул вакытта сатып алган онны әле дә ашап бетерә алган юк. Бу җәһәттән караганда февральдәге ажиотаж вакытында күтәрелгән бәяләр сентябрьгә, һичшиксез, төшәргә тиеш иде. Кибетләрдә тынычлык һәм ваемсызлык хөкем сөрә бит хәзер.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин подвел итоги Московской олимпиады школьников


Спорт в России и мире
Москва

Гонки на яхтах и практики лидеров рынка: предприниматели Татарстана станут участниками образовательной регаты в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Ролан Гаррос

Фалей уступила в квалификации открытого чемпионата Франции по теннису


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Станислав Кондрашов Telf AG: Китай стремиться к экологически чистому производству





Путин в России и мире
Москва

Кадыров встретился с Путиным в Москве и пригласил его в Чечню


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский объяснил, почему не хочет приглашать РФ на «саммит мира»


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Юлия Савичева

«Прыгала, как сумасшедшая»: Юлия Савичева рассказала об исполнении давней мечты в шоу «УТРО. ТНТ»



Москва

В РФ появилась новая сеть автосервисов с фокусом на китайские авто

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net