Яшел Үзән янындагы трассада чит ил машинасы һәлакәттә ян ягына ауган
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзән янындагы трассада чит ил машинасы һәлакәттә ян ягына ауган. Бу хакта «Татар-информ»га фотоларны шаһитлар тапшырды. Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке сәгать унберләрдә булган. Авария Казан-Яшел Үзән трассасында килеп чыккан. Әйшә бистәсе янында чит ил машинасы ян ягына ауган. Авария урынына полицейскийлар һәм ашыгыч ярдәм табиблары килгән. Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр бармы-юкмы икәнлеге ачыклана.