Татарстанда көчле җил көтелә
(Казан, 22 сентябрь,«Татар-информ»). Иртәгә, 23 сентябрьдә, Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һава шартларының начараюы төнге һәм көндезге сәгатьләрдә булырга мөмкин.
«Бу вакытта җилнең тизлеге 15-20 метрга җитүе ихтимал», - дип кисәттеләр матбугат хезмәтендә.